news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зарарлы һәм авыр хезмәт шартларында эшләүче 1 мең хатын-кызны укытып, эшеннән чыгару ниятләнә

Барлыгы 3,5 мең хатын-кызны һөнәр-белгечлек ягыннан белем һәм осталыкларын күтәрү быел региональ программаның өстенлекле юнәлеше саналачак

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Кризис чорында хезмәт базарындагы киренкелекне киметүгә юнәлдерелгән махсус программаны гамәлгә ашыру барышын бүген Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында шәрехләгәч, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова былтыр предприятиеләрдә инвалидлар өчен 200 махсус эш урыны булдыру планлаштырылган иде, ләкин нибары 89 урын гына табылган булып чыкты, диде.

Быел исә инвалидлар өчен 330, күп балалы ата-аналар өчен 350 эш урыны булдыру планга кертелгән. Болардан тыш, үсеш программасы булган һәм инвестиция программаларына ярашлы итеп реструктуризация, модернизация уздыра торган, ягъни эшчәнлеген үзгәртеп коруга йөз тоткан предприятиеләрнең (исемлеккә әлегә 6 гына предприятие язылган) хезмәткәрләрен яңадан укытуга федераль бюджеттан акча кушу тәкъдиме булган. Җыеп кына әйткәндә, зарарлы һәм авыр хезмәт шартларында эшләүче 1 мең хатын-кызны эшеннән чыгару ниятләнә, чынлыкта, бу мәсьәләдә ел саен профилактик тикшерү (профосмотр) нәтиҗәләре буенча зарарлы һәм авыр шартларда эшләгән 500әр хатын-кыз төп эш урыннарыннан чыгарылырга тиеш (законда каралганча, ул яки зарарсыз башка эшкә күчерелә, яки предприятиедән чыгарыла), диде министр урынбасары.

Димәк, андый авыр шартларда эшләүче хатын-кызларны, эшеннән хезмәт базарына чыгарып җибәргәнче, башка һөнәр үзләштертү, ә баласына 3 яше тулганчы декрет ялында утырган аналарны һөнәри осталыкларын күтәртерлек итеп укыту (андый аналар 2,5 меңләп, ләкин әлегә 500е генә исемлеккә кергән), реструктуризация һәм модернизация уздыра торган предприятиеләрдәге, учреждениеләрдәге хатын-кызларны чит илләргә стажировкага җибәрү күздә тотыла (мәсәлән, сәламәтлек саклау өлкәсеннән 189 табибә шуннан файдаланмакчы). Барлыгы 3,5 мең хатын-кызны һөнәр-белгечлек ягыннан белем һәм осталыкларын күтәрү быел программаның өстенлекле юнәлеше саналачак, дип нәтиҗә чыгарды комиссия рәисе – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов.

Безгә предприятиеләр җитәкчеләре һәм территориаль комиссияләр белән бу хакта аерым сөйләшергә кирәк булачак, нинди предприятиеләрдә хатын-кызлар өчен кайсы һөнәрләр зарарлы саналуы һәм аларның күпме булуы хакында тиз арада белешмә әзерләү сорала, диде вице-премьер. Беренче чиратта, бу Түбән Каманың нефть химиясе һәм шиннар җитештерү производстволарына, Чаллының “КамАЗ”ына һ.б. предприятиеләргә кагыла. К.Таҗетдинова искәрткәнчә, бу региональ программа әле яңа һәм ул норматив актлар эшкәртеп кабул итүне дә таләп итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100