news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Запорожьеда Муса Җәлил турында фильм төшерелде

Запорожьеда Муса Җәлил турында фильм төшерелде

(Симферополь, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Запорожьеның Оксана Гладий җитәкчелегендәге өлкә телерадиокомпаниесенең иҗат төркеме Муса Җәлил турында 15 минутлык телефильм төшерде. Фильм Муса Җәлилнең Украина белән бәйләнешле иҗаты турында сөйли. Бу фильмны төшерү турындагы фикерне Запорожьеның «Алтын ай» татар мәдәни үзәге шагыйрьнең 100 еллыгы алдыннан белдерде.

Запорожье телевидениесе фильмны өлкә телетамашачысына күрсәтеп тә өлгерде инде, ә аның копиясе татар үзәге тарафыннан Казанга – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына бүләк итеп җибәрелде. Запорожьеның татар диаспорасы фильм белән Татарстан тамашачысы да танышыр дип өметләнә.

15 февральдә исә Запорожье филармониясендә Муса Җәлилнең 100 еллыгына багышланган зур әдәби-музыкаль кичә булачак. Бу проектка «Алтын ай» үзәге рәисе Рәхимә Әхмәрова җитәкчелек итә. Кичәнең режиссер-куючысы Укараинаның атказанган артисткасы Калерия Ольховская. Программа – Өлкә татар мәдәният үзәге, филармониясе һәм театр эшлеклеләренең уртак хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100