Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәктәпләргә һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәрчелек сыйныфларын кайтарырга тәкъдим итәләр
Белем бирү программаларына кәсепчелек, һөнәри юнәлеш бирү һәм инженерлык түгәрәкләре керергә тиеш. РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб шулай дип белдерде, ул мәктәпләргә белем бирүнең гамәли юнәлешләрен кире кайтарырга кирәклеген билгеләп үтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, совет чорында укучылар, мәсәлән, машина йөртү таныклыгын мәктәптә үк алган, һәм мондый тәҗрибә бик файдалы булган.
Гриб Мәскәүнең кайбер мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирү сыйныфлары һәм инженерлык түгәрәкләре инде эшләп килүен билгеләп үтте һәм мондый инициативаларны бөтен җирдә кертергә, мәҗбүри нигездә беркетергә кирәк, дигән фикерен белдерде.
Моннан тыш, ул педагогларга гамәли юнәлештә белем биргән өчен өстәмә түләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары шулай ук мәктәпләрнең предприятиеләр һәм индустриаль партнерлар белән хезмәттәшлегенең мөһимлеген искәртте.
Аның сүзләренчә, зур компанияләр аерым сыйныфлар яки юнәлешләрне шефлыкка алыр, укучыларда кирәкле гамәли күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итәр иде.
Мәктәп укучыларының күнекмәләрен камилләштерү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз