news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде

1 февральдә Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде. Тантанага хатын-кызлар, кызлар, шул исәптән күп балалы гаиләләрдән, үзенчәлекле балалар тәрбияләүче һәм мохтаҗ хатын-кызлар чакырылган иде.

Мәҗлестә 30 дан артык гаилә катнашты. Чараны «Бәхет ачкычы» иҗат төркеменнән алып баручы Ләйсән ханым Ганиева ачып җибәрде, кичә Коръән уку һәм хиҗаб темасына вәгазь белән дәвам итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аннары балаклава бизәү һәм кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класслар булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100