news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Зәкят» фонды «Татнефть»нең социаль башлангычлар конкурсы грантына лаек булган

Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Оста куллар, мәрхәмәтле йөрәк» проекты белән «Татнефть» хәйрия фондының «Энергия добра» социаль инициативалар конкурсында җиңү яулады. «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов Әлмәт шәһәренең «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Әлеге проект, бер яктан, үсешләрендә үзенчәлекләр булган яшүсмерләрне, шулай ук күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны азык әзерләргә өйрәтү юлы белән социальләштерүне, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен үстерүне, икенче яктан, мохтаҗларны, сукбайларны, авыруларны, өлкән яшьтәге кешеләрне түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүне максат итеп куя.

Проект ярдәмендә «Зәкят» хәйрия фонды 2022 елның 1 июленнән 2023 елның 30 июненә кадәр мохтаҗларга 7200 порция кайнар аш өләшенде, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге 100 бала һәм үсмер ризык әзерләү буенча күнекмәләрен үзләштерде.

Моңа кадәр әлеге проект «Зәкят» фонды акчасына һәм Президент грантлары фонды гранты хисабына тормышка ашырылды.

«Татнефть» хәйрия фонды «Энергия добра» социаль башлангычлар конкурсы халыкны җәмгыять алдында торган актуаль социаль мәсьәләләрне һәм бурычларны хәл итүгә актив җәлеп итү инструменты булып тора. Шулай итеп, 7 ел эшләү дәверендә 706 проект ярдәм алды, ә ярдәмнең гомуми суммасы 583 млн. сум тәшкил итте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100