news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары таратты

Корбан ае башлану уңаеннан, Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды 30 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары таратты. Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне бер ялгызы балалар үстерүче аналар, күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, авыру мохтаҗлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр алды. Азык-төлек җыелмасында он, ярмалар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, макарон һәм чәй бар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Фонд тарафыннан азык-төлек җыелмалары дин кардәшләребез күрсәткән сәдакалар, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәмнәре белән әзерләнде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү алдагы атналарда да дәвам итәчәк.

Бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 2202 2021 3911 9295 (Зиля Ириковна И. – «Зәкят» фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды шулай ук корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Теләге булган һәркем фондтан бәрән сатып алырга һәм итне аз керемлеләргә – тулысы белән яки үзенә 1/3 өлешен (теләк буенча) калдырып тапшырырга мөмкин. Шунысы игътибарга лаек, фонд барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала.

Моңа сату-алудан башлап итне мохтаҗларга өләшүгә кадәр булган эшләр керә. Шулай ук «Зәкят» фондында корбан чалу тәртибе буенча әзерлекле белгечләр белән киңәшләшергә һәм корбан чалуны күзәтчелектә тотучы, корбанлыклар белән тәэмин итүчеләрнең тәкъдимнәрен ишетергә мөмкин. Фонд хезмәтләре бушлай күрсәтелә. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100