news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» фондында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе башланды

«Зәкят» хәйрия фонды Татарстанда күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыярга ярдәм итәчәк. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Мәктәп букчасы комплекты үзгәрешсез кала: аңа канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар керә. Барлыгы 100 баланы шундый букчалар белән тәэмин итү ниятләнә.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте ел саен республика күләмендә үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашырга чакыра. Изге гамәлдә катнашырга теләүчеләр Сбербанк картасына: 2202 2004 8668 4499 (Динар Дамирович З. – «Зәкят» фонды хезмәткәре) акча җибәрә ала, дип хәбәр итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100