news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең Сарсаз-Баграж авылыннан мобилизацияләнгән хәрби Сабантуй үткәрергә акча биргән

Зәйнең Сарсаз-Баграж авылыннан мобилизацияләнгән хәрби Сабантуй үткәрергә акча биргән
"Зәй хәбәрләре"

Зәйнең Сарсаз-Баграж авылы халкы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдаш егетләрен олы юлга чыгар алдыннан фатиха биреп бергәләп озата. Узган атнада ялга кайткан тагын бер хәрби егетне авылдашлары җыелышып, гармуннар белән озатты. Егетне озатырга килгән һәркем дөньяларның тыныч булуын, егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Павел ялын гаиләсе — хатыны, улы, әти-әнисе, дуслары, якыннары янында уздырды. Санаулы көннәр тиз уза шул, китәр вакыт та җитте. Ул үзен озатырга килгән авылдашларына рәхмәт әйтеп, Сабантуй уздыру өчен үзеннән 15 мең сум акча калдырды.

«Ялым бетеп, мин махсус хәрби операция зонасына ил иминлеген сакларга китәм. Авыл халкына миннән ярдәм булсын, Сабантуй уздыру өчен үземнән өлеш кертәм», — диде Павел.

Тырыш, булдыклы Зверевлар гаиләсендә дүрт ул үсте. Алар барысы да Ватан алдындагы бурычын үтәде. Кече уллары бүгенге көндә хәрби хезмәттә. Тиздән хезмәте бетеп кайтырга тиеш.

«Ил-көннәребезнең тизрәк тынычланып, улларыбызның исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Улыбызны шулай хөрмәтләп озаткан авылдашларыбызга рәхмәт белдерәбез», — ди егетнең әти-әнисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100