news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яшьләрне эшкә урнаштыру системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән чара булды

Мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясендә студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге «Яшьләрнең эше» дип аталган ворк-тур оештырды. Чара Татарстан Республикасында яшьләрне эшкә урнаштыру системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Анда Зәй муниципаль районыннан йөздән артык студент һәм мәктәп укучысы катнашты.

Ворк-тур командасы студентларга һәм укучыларга актуаль вакансияләр, «Яшьләргә эш» эшкә урнашуда ярдәм итү системасы, студентлар отрядлары эшчәнлеге һәм 2023 елның җәенә хезмәт проектлары турында сөйләде. Бу хакта «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Эш бирүчеләр һәм уку йортлары вәкилләре Россия студент отрядлары аша студентларны эшкә урнаштыру һәм бушлай һөнәри белем бирүне гамәлгә ашыру өстенлекләре турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100