news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яңа мәдәният идарәсе башлыгын тәкъдим иттеләр

Зәйдә яңа мәдәният идарәсе башлыгын тәкъдим иттеләр
"Зәй офыклары"

Зәйдә яңа мәдәният идарәсе башлыгын тәкъдим иттеләр. Ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, берничә буын яшь зәйлеләрне олы сәхнәгә алып чыккан Әлфия Вәлиуллина.

Аны район мәдәният тармагы хезмәткәрләренә бүген тантаналы төстә район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев тәкъдим итте. Бу турыда «Зәй офыклары» хәбәр итә.

«Әлфия Вәлиуллина турында бик озак сөйләргә була, әмма ул сез - мәдәният хезмәткәрләренә һәрвакыт актив эшчәнлеге, район данын республика күләмендә танытып килүгә зур өлеш кертүе белән һәрберегезгә билгеле кеше. Бу вазифага ул бик тә туры килә. Алга таба сезнең аның җитәкчелегендә нәтиҗәле хезмәт итүегезне телим», - диде ул.

Әлфия Хәмис кызы Вәлиуллина Зәйдә туып-үскән, биредә иҗат мөмкинлекләрен чарлаган, вокал буенча күп кенә яшь зәйлеләргә тирән белем биргән, мәдәният өлкәсендәге хезмәте белән Зәйдә генә түгел республикада билгеле шәхес.

Аның мәдәният тармагындагы хезмәт стажы 31 ел. Шушы гомер эчендә Зәйнең аның җитәкчелегендәге «Азаль», «Мирас» балалар вокаль-хореогорафия ансамбльләре республика, илкүләм, халыкара сәнгать бәйге, фестивальләрендә күп тапкырлар җиңүләр яулады. Әлфия Хәмисовна мәктәбе шәкертләре республика сәнгатендә дә билгеле урын тота.

Хәзер исә Зәй районы мәдәният тармагы аның җитәкчелегендә эшкә керешә. Тәкъдим итү чарасында Әлфия Вәлиуллинага элек мәдәният идарәсе башлыклары вазифасында эшләгән Сәрия Батршина, Регина Камалова уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100