news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә хәрбиләр өчен 500 йомыркадан токмач әзерләгәннәр

Зәйдә хәрбиләр өчен 500 йомыркадан токмач әзерләгәннәр
Фотоны Айгөл Яруллина бирде

Бу көннәрдә Зәйдә «Тынычлык» мәчете каршындагы ашханәдә хатын-кызлар токмач әзерләү белән мәшгуль, аннары аны волонтерлар аша махсус операция зонасына тапшырачаклар.

Изге эшнең инициаторы - мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм Дәминов. Токмачны монда беренче тапкыр гына әзерләмиләр. Узган елның көзендә махсус хәрби операциядәгеләргә зур партия җибәрделәр инде. Бу юлы камырга 500 йомырка киткән. Продукт белән җирле халык һәм мәчет мәхәлләсе тәэмин иткән. Аларның кайберләре өйләреннән әзер токмач алып килгән.

Гомумән алганда, мәчет алгы сызыктагы якташларына зур ярдәм күрсәтә: гуманитар ярдәм җыя, акчалата ярдәм итә.

Әзер токмачны махсус контейнерларга тутыралар, мөселман хәрбиләрнең гыйбадәт кылу мөмкинлеге булсын өчен тәсбихләр да салалар.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

23 гыйнвардан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә була. Хәрбиләр махсус операция зонасында аена ким дигәндә 210 мең сум ала.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100