Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә хәрби чакырылыш комиссиясенең утырышы булды
Зәй шәһәрнең хәрби комиссариатында район башлыгы Разиф Кәримов һәм чакырылыш комиссиясе рәисе Эмиль Галиев катнашында чакырылыш комиссиясенең утырышы булды. Чакырылыш комиссиясе әгъзалары хәрби хезмәткә чакырылучыларның унга якын шәхси эшен карады.
Якын арада егетләр бөтен Россия буенча хәрби хезмәт үтәргә, шул исәптән Зәй муниципаль районының шефлыкка алынган хәрби частенә юл тотачак. Бу турыда Зәй муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Район башлыгы һәм чакырылыш комиссиясе әгъзалары комиссиягә килгән хәрби хезмәткә чакырылучыларга яхшы хезмәт итүләрен теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз