news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә тугызынчы тапкыр Таҗетдин Ялчыгол укулары узды

Зәйдә тугызынчы тапкыр Таҗетдин Ялчыгол укулары узды
"Зәй офыклары"

Зәйдә тугызынчы тапкыр Таҗетдин Ялчыгол укулары республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. Танылган татар галиме, мәгърифәтче, табиб, язучы Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган конференция быел «Ялчыгол мирасы – халкыбыз хәзинәсе» исеме астында узды. Чараны төзекләндерелгән Куш-Елга авылындагы «Хәзрәт чишмәсе»н караудан башладылар.

Узган ел Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе, тамырлары белән Куш-Елга авылыннан булган Әсхәт Сәфәров чишмәне төзекләндерү идеясе белән чыга. Район башлыгы әлеге идеяне хуплап, төзекләндерү эшләре башланып китә. Бу турыда «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы Разиф Кәримов авыл халкына, килгән кунакларга үзенең сәламләү сүзләрен җиткерде. «Хәзрәт Чишмәсе» территориясен төзекләндерү эшләрен сыйфатлы , вакытында башкарган подрядчы оешма җитәкчесе Хәлим Мостафин һәм аның хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук биредә авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов, авылдашлары исеменнән Камил Ногманов чыгыш ясады.

Укуларда катнашучылар Куш-Елга авылы зиратында булдылар. Ялчыгол нәселеннән булган Баһаветдин улы Фәхретдин, Фәхретдин улы Фәйзулла рухларына ясин укып, дога кылдылар.

Аннан соң чарада катнашучылар Имәнлебаш авылына килделәр, анда Таҗетдин Ялчыгол каберендә булдылар, мәчеттә җомга намазы укылды. Укуларда катнашучылар район мәдәният йорты оештырган күргәзмәләрне карады. Биредә шифалы үләннәр, татар халкының милли баш киемнәре, намазлыклар, сандыклар күргәзмәсе эшләде. Намазлыклар яныннан үткәндә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерде.

Шулай ук катнашучыларны сандыклар күргәзмәсе сокландырды. Иң борынгы тарихлы, иң иске сандыкны Югары Баграж авылы директоры Гөлшат Хрипунова алып килгән. Аның тарихы XIX гасыр белән бәйле. Гөлшатның бабасының әтисе аны Чиләбедән алып кайткан. Менә күп еллар инде бу сандык буыннан-буынга тапшырылып килә. Гөлшат бишенче буын сандык хуҗасы, аңа әнисе калдырган. Сандык бүген авыл мәдәният йорты музееның иң кадерле ядкаре.

Китапханә хезмәткәрләре Таҗетдин Ялчыголның тормышына һәм иҗатына багышланган экспозицияләр белән таныштырдылар. Утырышның пленар өлеше мәдәният йортында үтте. Утырышны район башлыгы Разиф Кәримов ачты, ул зәйлеләрнең Ялчыгол мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча зур эше хакында сөйләде, әһәмиятле чарада катнашулары өчен барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100