news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә район башлыгы хезмәт коллективлары белән очраша

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов шәһәр микрорайоннарында яшәүчеләр белән дә, хезмәт коллективлары белән дә очраша. Предприятиеләрдә беренче шундый җыен ГРЭСтан башланды. Биредә ул агымдагы елның ярты елы нәтиҗәләре буенча район икътисады турында бәян итте, хезмәт коллективының эшчәнлеге белән танышты.

Разиф Кәримов шәһәрнең иң эре предприятиеләренең берсе хезмәткәрләрен районның 2022 елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, район территориясендә муниципаль, республика һәм федераль программаларны тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Бу хакта район матбугат хезмәтенә сылтама белән «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Ул үз чыгышында ГРЭС коллективының шәһәр тормышында мөһим роль уйнавын, район өчен социаль әһәмияткә ия булган проектларда катнашуын билгеләп үтте, энергетикларга җайга салынган эшләре һәм шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Кичә халык җыены Яңа шәһәрдә яшәүчеләр белән 6нчы мәктәптә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100