Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә май башыннан 130 кешегә талпан кадалган
Соңгы вакытта Зәй үзәк хастаханәсенә талпан кадалып мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Апрель ае дәвамында андыйлар бармак белән генә санарлык булса, майның өч атнасында районда 130 кешегә талпан кадалу очрагы теркәлгән.
Кешеләр күп очракта урманнарга чыккач һәм бакча участокларына баргач урман бете һөҗүменә тап була икән. Талпан кадалгач та, озакка сузмыйча аны алу ягын карарга кирәк. Бу турыда «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.
«Талпанның сулыш органнары аның корсак өлешендә. Әгәр дә кадалган урынга сыек май агызсаң 3-5 минут эчендә талпан сулыш җитмәү сәбәпле, кыймылдый башлый, бу вакытта аны сәгать теле йөрешенә каршы борып алырга кирәк. Әлбәттә инде медицина учреждениесына мөрәҗәгать итү мөһим, чөнки талпан авыру булган очракта, энцефалит йоктыру куркынычы бар», - дип аңлата Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз