Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә 101 яшьлек фронтовик ханым хәрбиләр өчен медицина кирәк-яраклары тапшырган
Фронтовик Анна Моисеева «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеменә хәрби госпитальләргә озату өчен медицина кирәк-яраклары тапшырган.
«Маяк» һәм «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре Светлана Лугинина һәм Светлана Долгова Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева янында булды.
101 яшьлек ханым махсус хәрби операция барышын күзәтеп бара. Ул әле дә Бөек Ватан сугышы елларын хәтерли һәм бәрелешләрдә катнашуның ничек булуын үз тәҗрибәсеннән белә.
Кунаклар Анна Моисееваның Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрен кызыксынып тыңлады. Шулай ук махсус операциядә катнашучы якташларының Ватаныбыз сагында торулары турында сөйләштеләр.
Анна Ивановна Моисеева үзе Мәскәүдән Берлинга кадәр сугышчан юл уза, «Сугышчан батырлыклары өчен» һәм «Берлинны алган өчен» медальләре, шулай ук ике II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Берлинда Анна Ивановнага Командованиедән Рәхмәт хатын шәхсән Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков тапшыра.
Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз