Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй музеенда үзенчәлекле һәвәскәр рәссамнар күргәзмәсе эшли
Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре рәсем сәнгате белән мавыгучы, моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган район рәссамнарын барлап, алар эшләреннән күргәзмә оештырды. Бу турыда «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.
«Алло, без талантлар эзлибез!» иҗади конкурсы зәйлеләр арасында талантлы кешеләрне ачыклау, яңа исемнәрне ачу, яңа оригиналь картиналар эзләү максатыннан оештырылды. Бу хакта башта без эшне башлау өчен Вконтакте челтәрендә язылучылары 44 меңнән артык булган бер төркемдә белдерү урнаштырдык», - ди музей директоры Александр Исаков.
Кайбер картиналарга исемнәрне авторлар музей хезмәткәрләре белән берлектә уйлап тапканнар һәм һәвәскәр авторлар эшләреннән күргәзмәне «Осталыкны чарлап» дип атаганнар.
«Күргәзмәдә 50 картина тәкъдим ителә. Әлеге күргәзмәне карарга килгән профессиональ рәссамнар, рәсем сәнгатен сөючеләр, бәйсез экспертлар эшләрнең югары сыйфатлы, картиналарның тирән эчтәлекле сюжетлы булуын билгеләп үтә», - ди Александр Исаков.
Күргәзмәне ачу тантанасында Зәй балалар сәнгать мәктәбе директоры Эльмира Вдовина җитәкчелегендә сәнгать бүлеге педагоглары, танылган рәссамнар, рәсем сөючеләр катнашты. Алар барысы да рәссамнарның осталыгын, Зәй җиренең талантларга бай булуын билгеләп үттеләр.
Күргәзмә 7 октябрьгә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз