news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй җитәкчеләре район газеталарына язылды

Бүген Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарына язылдылар. Алар шулай ук район басмаларын хәйрия кысаларында мобилизацияләнүчеләрнең әти-әниләренә, физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә дә ярты ел дәвамында килеп торырлык итеп яздырды.

Петр Уразайкин район газеталары яңалыклары белән күптәннән танышып баруын белдерде. Ул, спорт тормышын яклаучы буларак, Зәй спортчыларының казанышлары турында укырга ярата. «Зәй офыклары» хәбәр итә.

Эмиль Галиев шәһәр һәм районның инфраструктурасы үсеше буенча яңалыкларны бик теләп күзәтә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100