news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй инспекторлары лагерьларда балалар иминлеген тәэмин итү буенча чаралар уздыра

Зәй инспекторлары лагерьларда балалар иминлеген тәэмин итү буенча чаралар уздыра

Зәй район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева һәм ирекле янгын хезмәте инспекторы Любовь Асташина бу көннәрдә «Йолдызлык» лагере территориясендә палаткалы лагерьларда ял итүчеләр белән очрашты.

Балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде, дәүләт янгын хезмәте оешуга 95 ел тулуы, янгын сүндерүче һөнәре, көнкүрештә, табигать кочагында, лагерьда, урманда иминлекне тәэмин итү турында сөйләшү булды. Бу хакта «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.

«Палаткаларда янгын турында автомат рәвештә хәбәр итүче җайланмалар урнаштырылган. Балаларга аларның ни өчен кирәк булуы турында аңлаттык, шулай ук әгәр дә әлеге җайланма кычкыра башлаганда эш барышы буенча эвакуация да үткәрелде», - ди инспектор Лилия Писарева.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100