news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Зәй аграрийлары райондагы төп культура - шикәр чөгендере уңышын алуга әзерләнә

Зәй аграрийлары райондагы төп культура - шикәр чөгендере уңышын алуга әзерләнә
"Зәй офыклары"

Урып-җыю эшләре кызу темплар белән барган бу арада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Зәй районының төп культураларының берсе булган шикәр чөгендере уңышын җыюга да соңгы әзерлек эшләрен алып бара.

23 августта әлеге культура уңышын алуга керешү күздә тотыла. Бу көннәрдә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия шикәр чөгендере алуга җәлеп ителәчәк техниканың әзерлеге, уңыш җыйнауга кирәкле чараларның оештырылышы белән танышты. Бу турыда «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Разиф Кәримов аграрийларның әзерлеген югары бәяләде:-

«10 августта районның шикәр чөгендере заводы белгечләре татлы тамыр үсә торган басуларга аудит үткәрде. Анда иң беренче кайсы басудан уңышны җыйнауны башлау ачыкланды. Тикшерүләр бүгенге көнгә бер гектар мәйданнан уртача уңышның 350 центнердан артыграк булуын күрсәтте. Чөгендернең шикәрлелеге 15-17 процент чамасы. Бу уңыш җыйный башлаган чор өчен яхшы күрсәткеч исәпләнә», – диде ул.

Бүгенге көнгә төзекләндерелеп әзерлек сызыгына куелган 14 «Ропа» комбайны һәм биш төягеч бар. Барлык төр техника да механизаторлар белән тулыландырылган, алар зур тәҗрибәле, ашлык суктыруда да катнашкан механизаторлар. Үз вакытында шикәр чөгендере алу комбайннары, техника өчен запас частьләр, кирәкле ягулык-майлау материаллары, җиһазлар юнәтелгән.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100