news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЗАГСка - Интернет аша

Түбәнкамалылар хәзер Интернет аша гына да никах рәсмиләштерә ала

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Кама шәһәрендә яшәүчеләр хәзер өйдән чыкмыйча гына да ЗАГСка гариза бирә ала, дип хәбәр итә Түбән Кама телерадиокомпаниясе.
Теләге булган һәркем дәүләт хезмәтләренең электрон порталыннан файдалана ала. Биредә ЗАГСка бирелә торган гариза формасын тутырырга, никахны рәсмиләштерү сәгатен билгеләргә һәм хәтта дәүләт пошлинасын да түләргә була. Гаризаларны шушы рәвешле тапшыру вакытны янга калдыру максатларында булдырылган. Белгечләрнең ышандырулары буенча, даталар һәм вакытлар буенча биредә тәңгәллекләр күзәтелмәячәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100