news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең “Кыңгыраучык” балалар бакчасы яңа уенчыкларга баеды

Район башлыгы Татьяна Воропаева балаларга 50 мең 400 сумлык бүләк ясады

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәйнең “Кыңгыраучык” балалар бакчасы яңа уенчыкларга баеды. Район башлыгы Татьяна Воропаева балаларга 50 мең 400 сумлык бүләк ясады, дип хәбәр итә “Зәй ТВ” хәбәрчеләре.
Балалар бакчасында барлыгы алты төркем эшли, 130 бала йөри. Учреждениедә инде күптән уенчыкларга кытлык булган. Бүләк итеп тапшырылган уенчыклар арасында дидактик материаллар, күрсәтмә пособиеләр, уйларга өйрәтә торган уеннар да шактый.
Сүз уңаеннан, районда узган “Мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында шәһәр һәм районның барлык балалар бакчасы да уенчыклар алу өчен сертификатка ия булды. Моның өчен җирле бюджеттан 1 миллион 80 мең сум акча бүлеп бирелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100