Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә сәйлән белән эшләү осталары күргәзмәсе ачылды
Балалар арасында да кызыксынучылар шактый
(Казан, 2 март , “Татар-информ”). Зәйдә милли-мәдәни үзәк иҗат күргәзмәсе оештырды. Бу юлы гүзәл затлар сәйлән тезеп эшләнгән искиткеч картина, сувенирлары белән тамашачыларны шаккатырырга исәпли. Күргәзмәгә балалар бакчаларында эшләүче тәрбияче-педагоглар да, буш вакытларын шушы төр иҗатка багышлаганнар да эшләрен алып килгән.
Сәйлән (бисер) үрү белән зәйлеләрнең күпләп шөгыльләнүе сокландыра.
Сәйлән үреп эшләнгән иҗат күргәзмәсен беренчеләрдән булып 3нче мәктәп укучылары карады. Балалар арасында бу төр иҗат белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп булып чыкты, дип яза Зәй җирле басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз