news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй студентлары өчен мөһим программа эшли

Шикәр заводы белән политехник колледж арасындагы хезмәттәшлек килешүе төзелгән

 (Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Зәй политехник колледжында “Җитештерүдә сакчыллык” программасы буенча факультатив дәресләр оештырыла. Шикәр заводы белән колледж арасындагы хезмәттәшлек турында килешү нигезендә әлеге дәресләр быел да да дәвам итә. Шул рәвешле, 25 гыйнвардан IV курс студентларына әлеге программа буенча “Структур бүлекчәнең эшен планлаштыру һәм оештыру” курсы дәресләре үткәрелә башлый, дип яза “Зәй офыклары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot