Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивына репрессия корбаннары турында документлар тапшырылган
Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивына репрессия корбаннары турында документлар тапшырылган
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Пенсионер һәм инвалидлар – сәяси репрессия корбаннарының республика иҗтимагый-гуманитар оешмасы Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивына тарихи яктан кыйммәтле документларны тапшырды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинеты каршындагы Дәүләт архив идарәсе.
Сәяси репрессиядән зыян күрүче һәм реабилитацияләнгән гражданнарның исемлекләре, хатлар, фоторәсемнәр, көндәлекләр - безнең ил тарихында куркыныч вакытларның дәлиле. Бу документларның нигезендә татарстанлыларның яшь буыны репрессия вакытлары турында үз күзаллауларын тудыра ала.