Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк банк Җиңүнең 70 еллыгына багышланган 3 төрле акча бастырып чыгарган
Алар Россия Федерациясендә әйләнештә була
(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Россия Үзәк банкы әйләнешкә II Бөтендөнья сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кыйммәтле металлдан 3 төрле акча бастырып чыгарган. “70-летие Победы советского народа в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.”дип аталган сериядән 3 һәм 25 сумлык (рубль) тәңкә һәм 50 сумлык алтын тәңкә әйләнешкә кертелгән.
Әлеге акчаларда халык арасында Җиңү символы булган вакыйгалар һәм һәйкәлләр сурәтләнгән, диелә Санкт-Петербург акча сугу сарае сайтында.
Көмеш 3 сумлыкта Җиңү Байрагын Рехстаг түбәсенә кадаучы совет сугышчылары ясалган һәм “70 лет Победы” дип язылган.
Шундый ук көмеш 25 сумлыкның читен исә Георгий тасмасы әйләдереп алган итеп сурәтләнгән: үзәктә - Ватан сугышы ордены, аннан прожектор утлары 5 якка көлтә булып сибелә, алар арасында исә өстә - Берлин Трептев-паркындагы мемориалның“Сугышчы-азат итүче” монументы, ә аның сул ягында күктә очкан тынычлык символы - күгәрчен һәм уң ягында “70 лет Победы” дигән язу бар, уңда (сәгать йөреше буенча) - “Ватан-ана чакыра!”/”Родина-мать зовет!” плакаты фрагменты, аннары - Волгоградта Мамай курганындагы “Сталинград сугышы Геройларына” мемориаль комплексының “Ватан-ана чакыра!”төп монументы фонында “Үлгәнче торырга!”/”Стоять насмерт!” скульптурасы, Рейхстаг диварына “Дошли!” дип язып торучы җиңүче-солдат һәм, ниһаять, 1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда Җиңү Парадында атка атланып честь биреп барган маршал Жуков.
50 сумлык алтын тәңкәдә исә Кремль дивары буендагы Билгесез Солдат Кабере янындагы Мәңгелек утның рельефлы сурәте, уңда “70 лет Победы” дигән язу бар.
Әлеге акчалар Россия Федерациясе территориясендә акчалата законлы түләү чарасы булып тора һәм кабул ителергә тиеш, дип хәбәр итә Үзәк банк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз