news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Южный” автовокзалы Сабантуй бәйрәме үткәрелә торган урыннарга өстәмә рейслар оештыра

Әлеге бәйрәм алдыннан республиканың һәр районына автобус җибәреләчәк

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). “Южный” автовокзалы Сабантуй бәйрәме үткәрелә торган урыннарга өстәмә рейслар оештыра. Әлеге бәйрәм алдыннан республиканың һәр районына өстәмә автобус җибәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Южный” автовокзалы директоры урынбасары Илшат Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
Кагыйдә буларак, Татарстан районнарында Сабантуйлар шимбә көнне уза. Бәйрәм алдыннан, җомга көнне, автовокзаллар әлеге район үзәгенә кадәр өстәмә автобус рейсы оештырачак. Бу әлеге районда туып үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче кешеләр Сабантуй бәйрәмен үзләренең кече Ватаннарында туганнары һәм дуслары белән бергәләп билгеләп үтсен өчен эшләнә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100