news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Южный” автовокзалы Казан-Түбән Новгород һәм Казан – Чабаксар рейсларын ача

Башкорстан хезмәттәшләре белән бергә эшләү нәтиҗәсендә яңа маршрутлар ачыла

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген “Южный” автовокзалы Казан-Түбән Новгород һәм Казан – Чабаксар рейсларын ача. Башкорстан хезмәттәшләре белән бергә эшләү нәтиҗәсендә яңа маршрутлар буенча йөрү мөмкинлеге туды, дип белдерде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә автовокзал директоры урынбасары Илшат Нигъмәтҗанов.
Автобус Казан-Түбән Новгород рейсына 21.45 сәгатьтә кузгалачак. Бу - көндәлек рейс. Пассажирлар бу шәһәргә шимбәдән кала теләсә нинди көнне бара ала.
Казан – Чабаксар рейсы дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе йөриячәк. Казаннан 17.05 сәгатьтә кузгалачак.
Иртәгә “Южный” автовокзалы расписаниесендә Казан – Йошкар-Ола (21.50), Казан – Уфа (11.55) һәм Казан – Уфа (20.05) кебек яңа рейслары пәйда булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100