news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Южный» автовокзалы Казан – Чабаксар юнәлешендә яңа рейс ачты

Автобуслар Набережные Моркваши, Татар Борнашы, Исаково, Тюрлема, Игорвары, Нюрши, Цивильск һәм Яңа Чабаксар аша уза

 (Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан башкаласының «Южный» автовокзалы Казан – Чабаксар юнәлешендә яңа рейс ачты. Автобуслар Набережные Моркваши, Татар Борнашы, Исаково, Тюрлема, Игорвары, Нюрши, Цивильск һәм Яңа Чабаксар аша уза, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Автобуслар автовокзалдан көн саен 11.50 сәгатьтә кузгала. Юлда булу вакыты – 4 сәгать.

Чабаксарга кадәр билет бәясе 350 сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100