news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ Казанда баланы бәрдерү шаһитларын эзли

Дәүләт автоинспекциясе Казандагы Копылов һәм Побежимов урамнары киселешендә булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли.

24 июнь көнне 18:25 сәгатьтә автомобиль йөртүче көйләнә торган җәяүлеләр юлын чыгып баручы 12 яшьлек малайны бәрдерә. Шуннан соң машина йөртүче вакыйга урыныннан кача. Юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләрне +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48 телефоннары аша элемтәгә керүләрен сорыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100