news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазының Урыссу бистәсендә “Йолдызчык” балалар бакчасы сафка басты

Реконструкцияләнгән бинаны ачу тантаналы шартларда барды

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Ютазы муниципаль районындагы Урыссу бистәсендә реконструкциядән соң “Йолдызчык” 6 санлы балалар бакчасы тантаналы рәвештә ачылды, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” хәбәрчеләре.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесен тантаналы ачуда югары дәрәҗәдәге кунаклар: ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советы Комитеты рәисе Марат Галиев, ТРның ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәте Идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Айрат Латыйпов катнашты.
Җыелучыларны күңелле вакыйга белән котлап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә урыннар җитмәве, район җитәкчелеге тарафыннан әлеге бинаны реконструкцияләү турында карар кабул итүгә нигез булып торуын ассызыклады. Район башлыгы 70 урынга исәпләнгән балалар бакчасының нәниләр өчен икенче йорт булачагына ышаныч белдерде. Чөнки биредә аларның тулы кыйммәтле үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган, нәниләргә өйдәгечә уңайлылык һәм күңел җылысы бирелә.
Үсеп килүче буын турында кайгырткан өчен район җитәкчелегенә әти-әниләр исеменнән Елена Квашнина рәхмәтен җиткерде. Бинаны капиталь ремонтларуга бөтен тырышлыгын һәм осталыгын салган подрядчы – “Стройинвестплюс” ҖЧҖ адресына да җылы сүзләр әйтелде.
Тантаналы мизгел җитте: район башлыгы символик ачкычны бакча мөдире Наталья Майоровага тапшырды. Марсель Шәйдуллин тантана уңаеннан яңа ачылган учреждениегә музыка дәресләре өчен синтезатор тапшырды. Ал тасманы Казан кунаклары кисте. Аннары барысы да бакчаның заманча бизәлгән, уңайлы, якты бүлмәләренә керергә ашыкты. Анда кунакларны учреждение ачылу уңаеннан оештырылган беренче балалар иртәсе каршы алды.
Кыскача белешмә: балалар бакчасы бинасы беренче тапкыр 1980 елда файдалануга тапшырыла. Аны реконструкцияләүгә һәм җиһазлауга республика бюджеты 12 миллион 900 мең сумга якын акча бүлгән. Тагын бер мәктәпкәчә балалар учреждениесен файдалануга тапшыру аркасында район үзәгендә балалар бакчаларына чират шактый кимегән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100