news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районының Урыссу үзәк район хастаханәсенә 10 миллион сумлык җиһаз кайтарылды

Ютазы районының Урыссу үзәк район хастаханәсенә 10 миллион сумнан артык бәягә диагностик рентген маммография аппараты кайтарылды. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.

«Сәламәтлек» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы нигезендә республика акчасына сатып алынган яңа аппарат күкрәк бизләре авыруларын ачыклау һәм кисәтү өчен кулланыла. Моңа кадәр Ютазы районы хатын-кызлары мобиль маммографның график буенча килгәнен көтеп алган булса, хәзер бик кирәкле бу диагностик аппарат үзебезнең хастаханәдә бар.

«Иң мөһиме, бөтен хатын-кызлар да маммография узуның никадәр әһәмиятле процедура булуын аңласын», - дип басым ясады Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100