news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ютазы районының җиде капкасы» проекты буенча хисап концерты булды

«Ютазы районының җиде капкасы» проекты буенча хисап концерты булды
"Ютазы таңы"

Ютазы авылы мәдәният йортында «Ютазы районының җиде капкасы» проекты буенча хисап концерты булды, аны район хатын-кызлар советы оештырды.

Чара башланганчы бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар Вахитов урамындагы 13нче йорт белән танышты. Анда Илмира Гобәйдуллина язучы Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте музеен ачарга планлаштыра. Аннары чарага килүчеләр мәдәният йорты залында оештырылган кул эшләре һәм милли ашлар күргәзмәсе белән танышты. Бу турыда «Ютазы таңы» сайтында хәбәр ителә.

«Һәр халыкның үз теле, үзенчәлекле гореф-гадәтләре, сәнгате һәм халык һөнәрчелеге бар. Гасырлардан килгән халык мәдәниятенең үзенчәлеге шунда: ул үткән чор, ата-бабаларыбыз һәм аларның күп гасырлык зирәклеге белән элемтәдә тора. Халык тарихы, аның кыйммәтләре һәм мәдәни мирасы, ата-бабаларыбыз ядкарен без саклап калырга тиеш», - диде район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин.

Район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова үз чыгышында тарихи-мәдәни мирасны саклау мөһимлеген ассызыклады.

Җиде капка – безнең районга төрле юнәлешләрдән кергәндәге җиде торак пунктны гәүдәләндерә. Болар Акбаш, Ютазы, Кәрәкәшле, Бәйрәкә, Иске Урыссу, Иске Каразирек һәм Урыссу бистәсе. Шуңа күрә әлеге чара Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елына, Урыссу бистәсенең 75 еллыгына һәм Кәрәкәшле авылының 265 еллыгына багышланды.

«Капка» сүзе авыллар тарихы белән тыгыз бәйләнгән, чөнки элекке заманнарда авылның тирә-ягы койма-киртә белән әйләндереп алынган, ә төп урам буйлап татар халкы «басу капкасы» дип атаган киң капкалар урнаштырылган. 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100