news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист сатып алынган фатирны кире кайтарырга туры килгән очраклар турында аңлатты

Фатирны сатып алганнан соң да югалтып була. Әгәр аны сатучы кеше эшкә яраксыз дип табылса, фатирны кире кайтарырга туры киләчәк. Бу турыда РИА Новости яза.

Фатирны сату-алу килешүен дөрес булмаган дип тану өчен шактый сәбәпләр булырга мөмкин. Шул исәптән, килешү төзегәндәге хаталар да, ди юрист Елена Кудерко «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә.

Мәсәлән, сатучы эшкә яраксыз дип табылган һәм бу турыда сату-алу килешүе төзелгәннән соң гына билгеле булса да, суд сату-алу килешүен дөрес түгел дип таный.

«Әгәр килешүне эшкә яраксыз кеше имзаласа, моны алдан ачыкламаган булсалар, суд, һичшиксез, бу килешүне дөрес түгел дип таба», – дип кисәтә Кудерко.

Икенчедән, килешүне бетерү өчен тагын бер сәбәп – язылышып яшәгән чакта алынган фатирны ире яки хатынының ризалыгыннан башка сату очрагы.

Сатучы банкротлыкка чыккан очрак та фатирны сатып алган кешедән милеккә хокукны кире алу өчен нигез була.

Юрист аңлатканча, фатир өчен акчаны да кире кайтармыйлар, түләү өчен ана капиталы кулланылган булса да. Ипотека килешүен туктату исә бөтен сумманы алдан түләттерүгә китерә.

Куркынычны минимумга калдыру өчен, фатир сатучының документларын җентекләп тикшерергә, банкротлык билгеләре булмауны килешүдә теркәүне таләп итәргә кирәк, дип киңәш итә юрист.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100