news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист начар һава торышы вакытында машинага килгән зыянга компенсация алу тәртибен аңлатты

Начар һава торышы сәбәпле, автомобильгә килгән зыян өчен суд аша компенсация алырга тырышырга мөмкин, әмма процесс тиз булмаячак. Бу хакта юрист Андрей Живой «КП – Ростов-на-Дону» радиосы эфирында сөйләгән.

Белгеч аңлатканча, мондый очракларда ОСАГО полисы берничек тә ярдәм итмәячәк, ул юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә килгән зыян өчен генә түләүне гарантияли. Шуңа күрә башта машинага төшкән объектның (агач, юл билгесе яки түбә элементы) кемнең җаваплылык зонасында булуын ачыкларга кирәк була.

«Һәм аның (объектның — Т-и. искәрмәсе) төшүе шәһәр хуҗалыгы коммуналь оешмаларының, йә идарәче компаниянең (әгәр мондый очрак күпфатирлы йорт җаваплылыгы зонасында булса) бурычларын тиешенчә үтәмәүне күрсәтә ала», - дип белдерде юрист.

Судка мөрәҗәгать итү, судка кадәр әзерлек һәм башкару өчен вакыт кирәк булачак. Болар барысы да дүрт айдан җиде айга кадәр вакыт ала, дип ачыклык кертте Андрей Живой.

Эксперт өстәп әйткәнчә, аның практикасында, көчле җилдә машиналарга агач ауган очраклар ешрак очрый. Күп нәрсә җавап бирүченең үз йөкләмәләрен үтәүне никадәр нигезләвенә, шулай ук һава торышы белән бәйле хәлләрнең гадәти кысалардан чыгуына бәйле.

Шуның белән мондый хәлдә чыгымнарны каплый торган бердәнбер юл - КАСКО полисы. «Ул милек хуҗасын көтелмәгән хәлләрдән, юл-транспорт һәлакәтеннән, һава шартлары яки өченче затларның хокукка каршы гамәлләреннән яклау өчен кирәк. Әгәр кешенең автомобиле хәтта иминиятләштерелмәгән булса да, иминиятләштерү булу-булмавы китерелгән зыянны каплау турында дәгъва белдерү хокукына берничек тә йогынты ясамаячак. <...> монда милек хокукы булу, китерелгән зыян факты һәм аның күләме мөһим», - дип нәтиҗә ясады юрист. Бу турыда «Татар-информ» яза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100