Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист машина йөртү вакытында навигаторны көйләгән өчен штраф турында искәртә
Машина йөртүчеләр хәрәкәт башланганчы ук навигаторда маршрутын көйләргә тиеш, югыйсә бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу булып санала һәм штраф салынырга мөмкин. Бу хакта юрист Валентина Бачурина хәбәр итте.
«Телефон белән теләсә нинди манипуляцияләр, шул исәптән хәбәрләр уку, карталарны карау юл йөрү кагыйдәләрен бозу буларак санала», – дип ассызыклады Бачурина РИА Новости белән әңгәмәдә.
Билгеләп үтелгәнчә, руль артында телефоннан светофорның кызыл сигналында яки автомобиль хәрәкәт итмәгәндә бөкедә генә файдаланырга мөмкин. Калган очракларда машина йөртүчегә 1,5 мең сум күләмендә штраф яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз