Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юрист автомобиль штрафларына бәйле мошенниклык турында кисәтте
Кайвакыт машина йөртүчеләргә кагыйдә бозуны раслаган фотосы булмаган яки башка төрле реквизитлы сәер штрафлар килә. Мондый хатларны мошенниклар җибәрергә мөмкин, дип белдерде юрист Павел Уткин. Бу хакта «Российская газета» яза.
Мондый штрафларны, мисал өчен, түләү реквизитлары буенча танырга була, алар стандарт реквизитлардан аерылып тора. Түләгән вакытта аларны бик җиңел күрергә мөмкин, өстәвенә, мондый «штрафлар» «Дәүләт хезмәтләре» порталында да, ЮХИДИ сайтында да урнаштырылмый, дип ачыклык кертте эксперт «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында.
Фото базага кермәгән һәм белдерү хаты алганнан соң 2-3 көн үткәч кенә барлыкка килгән очраклар да була. Шунлыктан штрафны берничә көн түләми торырга кирәк, дип саный Уткин. Өстәвенә, штраф түләүдә «ташламалы» чор белдерү хаты алганнан соң 20 көн гамәлдә.
Фото килеп, анда кагыйдә бозу күренсә, «ул чагында кагыйдә бозу нинди булуга да карамастан, штрафны түләргә кирәк». Әгәр фотода кагыйдә бозу күренмәсә, ЮХИДИ яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша шикаять бирергә мөмкин.
Камера яки радар җибәргән хата буенча да штраф язарга мөмкиннәр, ә кагыйдәне янәшәдә барган машина йөртүче бозган була. Бу очракта да гариза белән ЮХИДИ яки «Дәүләт хезмәтләре» порталына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип сүзен төгәлләде юрист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз