news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮНЕСКО «ашыгыч тәртиптә» борщны Украинаның мәдәни мирасы исемлегенә кертте

Борщны пешерү процессы Украинаның милли кухнясы ризыгы буларак ЮНЕСКО оешмасының матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелде. Шул рәвешле, борщны рәсми рәвештә украина халкыныкы дип таныдылар һәм бу темага күптән барган бәхәскә нокта куйдылар.

Борщны ЮНЕСКО исемлегенә кертү турындагы карарны оешманың Хөкүмәтара комитетының чираттан тыш сессиясендә кабул иттеләр, дип хәбәр итә ТАСС.

Украина борщны бу исемлеккә кертүне сорап язган гаризасын узган елның мартында ук тапшырган иде, тик илнең хакимияте аны хәзер генә «ашыгыч рәвештә» карауларын сораган. «Бу ризыкны кертү карары безнең комитет тарафыннан хупланды», – дип белдерде ЮНЕСКО оешмасының Хөкүмәтара комитеты башлыгы, Марокко илчесе Самир Аддар.

Борщның кайсы илнеке булуы турындагы бәхәсләр узган елны башланды. Шул ук вакытта Украина хакимияте вәкилләре борщның бары тик аларның милли ризыгы булуына аерым басым ясый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100