news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юмор остасы Раил Садриев әдәби кичәсендә үзен яңа яктан танытачак

Кичәнең исеме дә "Сез әле мине белмисез" дип атала.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). 16 апрельдә ТР Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Татарстанның атказанган артисты, Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев белән очрашу булачак. Кичәнең исеме "Сез әле мине белмисез" дип атала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачы күңелендә юмор остасы буларак, көлкеле образлар тудыруы белән урын алган Раил Садриев әлеге кичәдә бөтенләй башка яктан ачылачак, ди оештыручылар.

Шигырьле-моңлы, шул ук вакытта бераз юморлы моноспектакльдә Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгыраячак.

Матурлыкны күрә һәм ярата белүче Раил Садриевның чыгышлары Интернет дөньясында да бик популяр – ул Арчадан Гөләра Шәрипованың «Тормыштан зарланмыйк» шигырен бөтен дөньяга танытты.

Исегезгә төшерәбез: актер, режиссер һәм сәхнә остасы Раил Садриев белән очрашу кичәсе ТР Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) 16 апрельдә 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100