news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Юлдаш» башкорт радиосы коллективы сәхнәдә спектакль куйды

Башкортстан Республикасы Әбҗәлил районының Күсем авылында «Юлдаш» радиосы коллективы спектакль куйды. «Башинформ» шул турыда яза.

Коллектив ике ай дәвамында «Буран ФМ» әсәре буенча спектакль өйрәнгән, биюләр куйган, җырлар язган. 30 июнь көнне Күсем авылы клубында гади кешеләр турында, радионың мәхәббәт һәм иҗат көчен берләштерүе турында спектакль премьерасы булды.

«Радиода бик талантлы кешеләр эшли, кайчакта аларның тагын нәрсәгә сәләтле икәнен белмисең. Бу спектакль коллективны берләштерде, кемгәдер хыялын тормышка ашырырга, кемгәдер үзен икенче яктан күрсәтергә мөмкинлек бирде», –  ди радионың баш мөхәррире Миләүшә Галиева.

Әлеге спектакльнең авторы - радионың яшь алып баручысы Айбулат Сисянбаев. Спектакльгә музыканы команданың композиторы Риф Арсланов язган, режиссер-куючы — Зилә Лира. Рольләрне редакторлар, танылган программаларның алып баручылары, режиссерлар, реклама һәм радионы үстерү бүлеге, хатлар бүлеге хезмәткәрләре башкарган.

Хәзер радио театр труппасы «Буран ФМ» спектаклен Уфа тамашачысына күрсәтергә хыяллана, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100