news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен кайбер штрафларны бетерергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков кайбер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны кисәтүгә алыштырырга тәкъдим итте. Шулай ук ул кайбер җитди кагыйдәләрне бозган өчен штрафларны катгыйландырырга кирәк дигән фикердә. Депутат шушындый закон проектының эшләнүе турында хәбәр итте. «Российская газета» шул турыда яза.

Машинаның номеры пычрак булганы өчен, онытылып калган машина йөртү таныклыгы яки документлар, борылганда кабызылмаган утлар, ут приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, бераз ватык җире булган автомобиль белән идарә итү өчен булган штрафларны кисәтүгә алыштыру турында сүз бара.

Шул ук вакытта документ гамәлдәге кайбер штрафларны катгыйлаштыра. Мәсәлән, иминлек каешын эләктермәгән өчен штрафны 1 меңнән 5 мең сумга кадәр, баланы балалар креслосыннан башка йөрткән өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә. Тиешле тизлекне сәгатенә 40-60 километрга кабат арттырган өчен 2-5 мең сум күләмендә штраф яки 4-6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100