news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Осланда махсус хәрби операциягә ярдәм итү өчен бердәм координация үзәге ачыла

Татарстанның Югары Ослан районында бердәм координация үзәге булдырыла. Ул гуманитар ярдәм оештыру һәм бүлеп тапшыру белән шөгыльләнәчәк. Район башлыгы Евгений Варакин сүзләренә караганда, бу хәрбиләр һәм аларның туганнары белән нәтиҗәле элемтә урнаштырырга, барлыкка килгән ихтыяҗларга оператив җавап бирүне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

Әлеге тәкъдим партиянең Югары Ослан бүлекчәсе сәяси советының чираттагы утырышында яңгырады. Биредә гуманитар миссияне үстерүнең төп аспектлары һәм юнәлешләре турында фикер алышу булды.

Фото: © ТР Югары Ослан районы матбугат хезмәте

Очрашуда районның авыл җирлекләре башлыклары, меценатлар һәм волонтерлык хәрәкәтләре вәкилләре катнашты. Чара Коллар авылында узды. Биредә яшәүчеләр махсус хәрби операция башланганнан бирле якташларына һәм гомумән фронтка актив ярдәм күрсәтә.

Волонтерларны кирәкле ресурслар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Кием тегү һәм маскировка челтәрләре үрү өчен материаллар, ә коры паёк әзерләү өчен азык-төлек продуктлары биреләчәк. Бу активистларның эшен тагын да системалырак һәм масштаблырак итү өчен шартлар тудырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100