news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Ослан халкы чистартылмаган юллардан зарлана

Муниципаль район предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә булып узды

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Югары Ослан муниципаль районында предприятие-оешма җитәкчеләре катнашында киңәшмә булып узды, аны район башлыгы Александр Тимофеев алып барды, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Көн кадагында торган мәсьәләләр буенча чыгыш ясаганда, район Советы аппараты җитәкчесе Валентина Бабушкина чистартылмаган юлларга карата халык тарафыннан зарлану очракларының артуын җиткерде. Шулай ук каты көнкүреш калдыкларының вакытында полигоннарга озатылмавы да борчуга сала. Александр Тимофеев әлеге мәсьәләне ныклы контрольгә алып, килешү таләпләрен үтәмәүче коммуналь хезмәтләргә карата тиешле чара күрелергә тиешлеген ассызыклады.
Киңәшмә барышында күтәрелгән икенче мәсьәлә район мәктәпләрендәге укучыларны тукландурыга багышланды. Башкарма комитетның мәгариф бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Татьяна Фокеева сүзләреннән аңлашылганча, бүген районның белем бирү учреждениеләренә 2,5 тонна бәрәңге кирәк. Бу һәм туклануның бәясенә карата булган башка мәсьәләләр хакында белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катанашында тагын бер кат җыелышып сөйләшү карарына киленде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100