news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Кәминкә авылында тагын бер чишмәне яңарттылар

Югары Кәминкә авылында тагын бер чишмәне яңарттылар
nashcheremshan.ru

Чирмешән Югары Кәминкә авылында берничә дистә ел элек югалган Әбзүния әби чишмәсен яңарттылар. Аны яңартып, төзекләндереп, бәйрәм ясап, ал тасмалар кисеп ачтылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза. 

Бу эшнең инициаторы һәм иганәчесе Рәйсә  Ризванова.

«19 яшемдә авылдан чыгып киткән идем һәм гомерем буена монда кайтып бала чакта су ташыган чишмә суын эчәргә хыялландым. Чишмә югалганын, таллар астында калганын белгәч бик кайгырдым. Ничек булса да аны торгызу уе башымнан чыкмады. Аллага шөкер, минем бу теләгемне авылдашлар куәтләде, күмәк көч белән шундый зур эшне башкарып та чыктык, рәхмәт», – диде Рәйсә апа. 

Авыл халкы агачлар астында калган чишмәне эзләп табып, аннан торба сузып, улакка ага торган итеп эшләгән. Әлеге чыганакка төшә торган сукмакка, эретеп ябыштырып, тимер басмалар ясаганнар. Чишмә буенда ял итү өчен өстәл һәм утыргычлар да бар.

Әбзүния чишмәсен ачу тантанасына әлеге эшне башкаручылар, авылның өлкәннәре җыелган. Биредә Коръән укып, чишмәнең тәмле суыннан авыз иткәннәр, тәм-томнар белән сыйланганнар, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100