news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Зөфәр Сафин вафат

Җырчы Зөфәр Сафин вафат
Салават Камалетдинов/архив

Бүген җырчы Зөфәр Сафин вафат булган. Үлем сәбәбе билгеле түгел.

«Мәрхүм белән хушлашу иртәгә Мәрҗани мәчетендә 12:10 сәгатьтә өйлә намазыннан соң булачак, мәрхүм туган авылында - Чистай районы Акбулат авылында җирләнәчәк. Мәрхүмнең туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз», - дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте.

Җырчының соңгы фотосы, 12 май

Фото: © филармония матбугат хезмәте 

  • Сафин Зөфәр Ядкәр улы - 1968 елның 27 гыйнварында Чистай районы, Акбулат авылында туган. 1987 - 1991 елларда Зөфәр Сафин Казан дәүләт консерваториясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Заһидуллина классында вокал буенча белем ала. Консерваторияне тәмамлаганнан соң, укуын Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының “Татар халык җырлары” факультетында дәвам итә (1991 - 1995).
  • 1995 - 2003 елларда Зөфәр Сафин Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясненең эстрада бүлегендә җырчы булып эшли. Җырчы Зөфәр Сафинны республикабыздан читтә - Чиләбе, Курган, Пермь, Әстерхан һ.б. төбәкләрендә дә тамашачылар яратып, көтеп алалар.
  • 2009 елда Зөфәр Сафин үз эшен ачып җибәрә - концерт эшчәнлеге алып баручы шәхси эшмәкәр булып теркәлә. Аның хатыны - Наилә Сафина да Әстерхан шәһәрендә туып үскән моңлы татар кызы, ул да Казан мәдәният һәм сәнгать институтында белем алган профессиональ җырчы. Алар икесе бергә концертлар оештыралар, мәктәптә балаларны җыр сәнгатенә өйрәтәләр. 
  • Җырчы бүген Казанда вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100