news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы август азагында ачылыр дип көтелә

«Графиктан калышмыйбыз», — диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы август азагында ачылыр дип көтелә
Владимир Васильев

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы август азагында ачылыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

«Без графикта. Август азагына ачылырга тиеш дигән план буенча барабыз. Графиктан калышу юк», — диде ул.

Министр урынбасары яңа комплекс төзелешен уникаль вакыйга дип атады. «Проектның моделе, пациентларның маршрутизациясе күзлегеннән дә, пандемиянең икенче дулкыны килсә дә, башка очраклар булса да, бер үк вакытта шактый күп пациентлар кабул итү мөмкинлеге ягыннан да ул уникаль», — диде.

Владимир Жаворонков хастаханәнең йогышлы авыруларга каршы көрәштә кирәкле булган барлык диагностика җиһазлары белән тәэмин ителәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100