news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлегендә Зөлфәт Хәкимнең романы турында фикер алышачаклар

2022 елның 8 декабрендә 15.00 сәгатьтә Язучылар берлеге бинасында Әдәби тәнкыйть һәм Проза секцияләренең берләштерелгән утырышы була. Утырышта Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романы буенча фикер алышачаклар, диелә ТР Язучылар берлеге хәбәрендә.

​Әлеге роман Татарстан​ Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында (2021) җиңеп чыкты.

Роман «Казан утлары» журналында (2022 ел, №7-8) басылып чыкты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100