news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Язучылар берлегендә кунаклар булып китте

^Язучылар берлегендә кунаклар булып китте

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Татарстан Язучылар берлегендә бу көннәрдә берничә кунак булып китте. Аларның беренчесе — «Мурзилка» журналы коллективы, ә икенчесе — чех язучысы Ольга Соммерова.

«Мурзилка» журналы баш мөхәррире Татьяна Андросенко хәбәр итүенчә, басманың 1нче августта чыгачак саны тулысынча Казанның 1000 еллыгына багышланачак. Журнал хезмәткәрләре белән очрашуда «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» һәм «Зонтик» дигән балалар басмалары вәкилләре, шулай ук балалар язучылары катнашты.

Чех язучы-документалисты Ольга Соммерова исә 86 фильм иҗат иткән һәм 30дан артык бүләккә ия булган шәхес. Аның бигрәк тә «Хатын-кыз нәрсә турында уйлый» («О чем мечтает женщина») дигән өч китабы дөньяга танылган. Әлеге очрашу Мәскәүдәге Чехия үзәге тарафыннан оештырылды. Язучы Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән тыш, Түбән Новгород һәм Иваново шәһәрләрендә дә очрашуларда катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100