news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яз гүзәле» оештыручылары җиңүче кызның титулы кайчан алынырга мөмкин булуын ачыклый

«Моңа кадәр бәйгедә җиңгән кызларның начар яктан танылганы юк иде», — ди «Яз гүзәле» оештыручысы.

«Яз гүзәле» оештыручылары җиңүче кызның титулы кайчан алынырга мөмкин булуын ачыклый
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Яз гүзәле-2021» матурлык һәм талант бәйгесе оештыручылары җиңүче кызның титулы кайсы очракта кире алынырга мөмкин булуын ачыклый. Мондый карарга алар «Татар-информ» хәбәрчесе биргән сораудан соң килде.

«Башка бәйгеләрдә җиңгән кыз киләчәктә начар яктан танылса, аның титулы кире алына. Сездә мондый кагыйдәләр бармы?» — дип сорады «Татар-информ» журналисты «Яз гүзәле» оештыручысы, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗановтан.

«Сез сорамасагыз, мондый сорау башыма да килмәс иде. Хәзер кыен хәлдә калуы бик ансат. Уңайсыз вакытта Инстаграмга төшереп куярга мөмкиннәр. Бәйгедә андый кагыйдәләр юк. 12 ел эчендә мондый вакыйгаларның булганы юк иде. Ләкин сезнең сүзләрдән соң уйландыра. Бу сораудан соң оештыручылар белән җыелышып уйлашырбыз», — диде Эдвард Габдуллаҗанов.

Аның сүзләренчә, «Яз гүзәле» бәйгесендә катнашучы кызлар белән аралашканда, аларның тәрбиясе сизелә.

«Без кешегә ышанырга өйрәнгән. Һәр чараны, бәйгене күрергә кирәк. Кәгазьдә барысы да „коры“ кебек. Бәйгене килеп карасагыз, сез мондый хәлләрнең була алмаячагын күрәчәксез. Кызлардан шундук күренә ул. Аннан соң бәйге ел буе әзерләнә. Үзара сөйләшкәндә, кемнең нинди булуы сизелә», — ди Казан дәүләт энергетика университеты ректоры.

Элегрәк «Татар-информ» «Яз гүзәле» бәйгесенең финалы 7 апрель көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узачагын язган иде.



Галерея: «Яз гүзәле – 2021» бәйгесе финалына багышланган матбугат конференциясе
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100