news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яшьләр көнендә Казанда “1гә 1 Воркаут-баттл” дисциплинасында бөтенроссия ярышлары уздырыла

Анда Россиянең 16 спортчысы катнашыр дип көтелә

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Яшьләр көнендә, төгәлрәге, 27 июньдә көндезге 10да Казанның Мәгубә Сыртланова исемендәге скверда “1гә 1 Воркаут-баттл” дисциплинасында бөтенроссия ярышлары була. Анда Россиянең иң көчле 16 спортчысы бу төр ярышларда шактый зур саналган 45 мең сум күләмендәге приз фонды өчен көрәшәчәк. Аерым алганда, I урынга 20 мең сум, II урынга 15 мең сум һәм III урынга 10 мең сум акча каралган.

Чараны Казан мэриясе, шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм “Молодежь Казани” иҗтимагый оешмасы уздыра.

Ярышта Казан данын яклаячак спортчылар 21 июньдә үткәрелгән сайлап алу туры кысаларында билгеләнгән. Россия төбәкләреннән катнашучылар өчен сайлап алу туры видео-гариза тапшыру рәвешендә уздырылган. Әлеге видео-гаризаларда спортчылар сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтергә тиеш булган.

Спорт программасыннан тыш, тамашачылар башкаланың студентлар коллективлары әзерләгән концерт программасын, күрсәтмә чыгышларны карый, шулай ук мастер-классларда һәм махсус бүләкккә тартылу (20 кг өстәмә авырлык белән) буенча ярышларда катнаша ала. Керү – ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100